Yalilov & Partners командасының эш нәтиҗәсе ул уңышлы проектлар гына түгел, ә үсештә булган гармонияле җәмгыять тә. Җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә ярдәм итәргә һәм ахыр чиктә кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрергә тырышып, Yalilov & Partners ел саен күп кенә иҗтимагый проектларга теләктәшлек күрсәтә, мәдәният, фән һәм мәгариф үсешенә ярдәм итеп, хәзерге һәм киләчәк буыннарга уңайлы әйләнә-тирә мохитне саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшли.
Команданың профессиональ берләшмәләрдә әгъза булып торуына бәйле рәвештә, без аеруча мохтаҗ кешеләргә системалы рәвештә хәйрия һәм башка төрле ярдәмне күрсәтәбез. Фирманы нәтиҗәле үстерүдә кабул ителгән стратегия социаль җаваплылык принципларын исәпкә ала һәм бизнесның, финанс нәтиҗәләрен яхшыртудан тыш, уңай социаль үзгәрешләргә дә ярдәм итә торган үсеш юнәлешенә максат тота.
Социаль актив фирма булу – безнең этика принцибы.