Басмалар • 27.07.2021

Фирма адвокаты Рөстәм Гобәйдуллин «Бизнес онлайн» басмасына аңлатма бирде

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов прививкага каршы булганнар исемлегенә кергән ил гражданнарына «акылсыз сарыклар» дип билгеләмә биргән. Аның фикеренчә, әгәр кешеләр вакцинацияләүнең файдасы турында аңламый икән, аларны моны эшләргә мәҗбүр итәргә кирәк.

Фирма адвокаты Рөстәм Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россия Федерациясендә мәҗбүри вакцинация кертү өчен кирәкле хокукый база җитәрлек булып тора.

«Бәлки, тиздән бездә мәҗбүри вакцинацияләүне кертерләр, моның өчен хокукый нигезләр җитәрлек», — дип билгеләп үтте юрист, «Йогышлы авырулардан иммунопрофилактика турында» 1998 елның 17 сентябрендәге 157-ФЗ номерлы һәм «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» 1999 елның 30 мартындагы 52-ФЗ номерлы Федераль законнар булуы турында искәртеп. Билгеле бер очракларда хакимият органнары гражданнар өчен мәҗбүри күрсәтмәләр чыгара ала.

Вакцинага өндәп кулланыла торган риторика – икенче мәсьәлә. 

«Мин ул видеоны карадым, депутатның анда нәрсәне ничек атавы турында бөтенесен дә тыңладым... – дип сөйләде Рөстәм Гобәйдуллин. – Әйдәгез охшаш булган башка хәлне карап китик. Бездә, сайлауга баргач, тавыш бирергә яки бирмәскә ярыймы? Әйе, моңа һәркемнең хокукы бар. Ничек тавыш бирергә яки ничек тавыш бирмәскә – массакүләм мәгълүмат чараларында агитация алып барыла. Әгәр башка кешенең намусына һәм абруена кагылмый икән, законга каршы килмәсә, мисал өчен, законсыз гамәлләргә, конституция корылышын бозуга чакырмаса яисә халыкның аерым катламнарына каршы чыгарга тәкъдим итмәсә, агитация рөхсәт ителә. Без күзәткән хәл –кешеләрне вакцина ясатырга өндәү ысулларының берсе. Ләкин өндәү белән өндәү арасында аерма бар. Нормаль хәлдәге өндәүләр дә, чикне уздырып җибәрә торганнары да була. Илшат Әминов өндәмәсен мин нәкъ менә чикне уздырып җибәрү дип саныйм».

Юрист билгеләп үткәнчә, ир-атларны – сарыклар, ә хатын-кызларны сыерлар белән чагыштырып карау – ул бик нечкә аллегория, ләкин аның контексты күпләр өчен аңлашыла. Гобәйдуллин фикеренчә, әхлак-этика күзлегеннән караганда, тапшыруны алып баручы юл куелмаслык адым ясаган, чөнки ул бит журналист кына түгел, ә телевидение җитәкчесе, өстәвенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты да, ягъни хакимият вәкиле, халыкның ихтыярын белдерүче зат булып тора Әлеге статус кешегә этик чикләүләр билгели, юрист фикеренчә, Әминов бу чикләүләрне уздырып җибәргән. 

 



Бу Мәктәпкә Охшаган Фоторәсемнәр

Извините, ваш браузер не поддерживается