Басмалар • 30.06.2021

Фирма партнеры Рафаэль Фәхретдинов Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы утырышында катнашты

30 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы утырышы узды. Утырышта Рафаэль Фәхретдинов «Россия Федерациясе Дәүләт Думасына узачак сайлауларда тавыш бирүне күзәтеп торучы җәмәгать күзәтчеләрен әзерләү барышы турында» чыгыш ясады. Эксперт җәмәгать күзәтчеләрен өйрәтү буенча «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе һәм ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә оештырылган укуларның ни рәвешле узуы турында сөйләде. Республиканың 45 муниципаль районында барлыгы 5669 күзәтүче белем алган. Укыту программасы гамәли күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән: стресска каршы торучанлыкны арттыру, мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүматны верификацияләү алгоритмнарын үзләштерү һ.б.

Моннан тыш, Рафаэль «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан эшләнгән Муниципаль район (шәһәр) иҗтимагый советы турында» типлаштырылган нигезләмә темасына да өстәмә докладчы буларак чыгыш ясады.

Бу Мәктәпкә Охшаган Фоторәсемнәр

Извините, ваш браузер не поддерживается