Айнур Җәлилов

Идарәче партнер
Бәйләнү

Мәгариф

  • Казан (Идел буе) федераль университеты, юридик факультет, белгечлеге – юрист, махсуслашу юнәлеше – юриспруденция

Һөнәри берләшмәләрдә катнашуы

  • Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе советы әгъзасы
  • «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе советы әгъзасы
  • «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Законнарны камилләштерү комиссиясе әгъзасы
  • Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге каршындагы Татарстан Республика Арбитраж үзәгенең Татарстан республика составы арбитры (2020 елның 21 декабрендәге № РП-33 күрсәтмә)
  • Мәскәү шәһәрендә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эксперты (2021 елның 2 мартындагы № 149/21 килешү)

Эш тәҗрибәсе

Айнур төзелеш өлкәсен хокукый җайга салу өлкәсендә белгеч булып тора, фирманың суд-арбитраж практикасы белән җитәкчелек итә

  • Айнурның аерым специализациясе булып төзелеш подряды шартнамәләреннән килеп чыккан бәхәсләр тора, әлеге бәхәсләр кысаларында ул күләмле проблемалы проектлар буенча төзелеш базарында катнашучыларның мәнфәгатьләрен комплекслы яклауны гамәлгә ашыра.

  • Төзелеш эшчәнлеген хокукый җайга салу, шулай ук төзелеш өлкәсендә килешү конструкцияләре Айнур фәнни кызыксынуы предметы булып тора. Россия һәм чит ил законнарында, аны куллану практикасында һәм Доктринада тирән белемгә ия.

  • Россия һәм чит ил инвестицияләре белән уртак предприятиеләр җибәрүне юридик яктан тәэмин итү тәҗрибәсе, шулай ук хуҗалык хокукы өлкәсендә,шул исәптән чит ил компанияләре белән дә, суд тикшерүләрен алып баруның киң тәҗрибәсе бар.

  • (Награды) Бүләкләре: Актив җәмәгать эшчәнлеге һәм гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 3 декабрендәге №353 боерыгы).

Сез экспертка
сорау бирә аласыз

Әгәр безнең белгечкә сорауларыгыз булса, элемтә өчен мәгълүматлар калдырыгыз, без Сезнең белән элемтәгә керербез. «Җибәрергә» төймәсенә басып, Сез Конфиденциальлек сәясәте белән килешәсез.

Извините, ваш браузер не поддерживается