Компания кыйммәтләре

Юристлар бөтен дөньяда, клиентларының мәнфәгатьләрен үзләренекеннән өстен куеп, Хокукый Өстенлеккә ирешергә тырышкан профессионаллар булып тора.

общее фото.jpg
постановочное 1.jpg

Без эшебездә алдыбызда торган бурычны хәл итү белән берлектә, куелган максатына ирешүдә ярдәм күрсәтеп, клиентның проблемасын тулысынча юкка чыгарабыз.

Корпоратив тәртип принциплары һәм стандартларының клиентлар белән ике арадагы мөнәсәбәтләрдә әхлакый һәм эстетик кыйбла юнәлешләре һәм кагыйдәләр булып торуына ышанабыз. Клиентлар белән ике арадагы мөнәсәбәтләрдә үз-үзеңне тоту, рөхсәт ителгәннәрнең чиге кебек модельләрне нәкъ менә шулар билгели, юридик хезмәтләр күркәткәндә өстәмә бурычлар эсти. 

Компания сәясәте

Бездәге корпоратив сәясәт шәхси якын килү, сыйфат, нәтиҗәлелек, компетентлылык һәм конфиденциальлек белән беррәттән, үзара хөрмәт принципларына да нигезләнә.

Һәр эш – безнең өчен махсус очрак һәм без аңа, кем һәм нәрсә өчен эшләвебезне онытып, эш булсын өчен генә алынмыйбыз: теләсә кайсы бизнес артында кешеләр тора һәм, компания мәнфәгатьләрен яклап, без һәрвакыт нәкъ менә кешеләрне күрәбез һәм аларны яклыйбыз.



IMG_8776.jpg

Без клиентлар, партнерлар һәм оппонентлар фикеренә сакчыл карыйбыз

Клиентлар, партнерлар һәм оппонентлар фикеренә, аларның эчке ышануларына, дини һәм сәяси карашларына, хисләренә һәм рухи торышына без сакчыл карыйбыз. Процесста катнашучыларның һәркайсы өчен уңайлы шартлар тудырып, без эшебезнең нәтиҗәлелеген шактый арттырабыз.

Yalilov & Partners Миссиясе

  • Клиентларыбызга югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү
  • Иң югары этик стандартларны саклау
  • Юрист һөнәренең статусын, һөнәри дәрәҗәсен һәм абруен күтәрү
  • Юрист һөнәрен яхшырту өчен шәхси күнекмәләрне һәм талантларны тәкъдим итү
  • Дәүләт органнары белән, хокук өстенлеген һәм гадел хөкем эшчәнлеген хөрмәт итеп, хезмәттәшлек рухында ачыктан-ачык эшләү

Yalilov & Partners өстенлекләре

  1. Клиент мәнфәгатьләрендә гадел һәм намуслы эш итү
  2. Законлы өстенлек һәм тиешле хөкем эшчәнлеген таләп итү
  3. Шәхси бәйсезлеккә кагылуга юл куймау
  4. Шәхси юридик һәм норматив йөкләмәләрне үтәү
  5. Хокук өстенлеген һәм гадел хөкем җибәрүне хөрмәт итеп, дәүләт органнары белән эшләү һәм хезмәттәшлек итү ачыктан-ачык

Тупланган эш тәҗрибәсен кулланып, инновацияләр кертеп, без заманча стандартлар билгелибез

Безнең үсешебездә һәрвакыт килентларыбызның ихтыяҗлары алга этәрүче көч булды һәм шулай булып калачак та, һаман да үзгәреп торган базар шартларында без яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар күрәбез.

Yalilov & Partners Сезнең белән бергә алга таба яңа яссылыкларга һәм яңа казанышларга омтылырга шат.

IMG_8769.jpg
Извините, ваш браузер не поддерживается