Девелопмент

Макроикътисадый аспект күчемсез милек өлкәсендә эшлекле активлыкның югары дәрәҗәдә таралу нәтиҗәсе белән билгеләнә

Күчемсез милеккә инвестицияләр икътисадның берничә чиктәш тармакларында: төзелеш материаллары җитештерүдә, торак-коммуналь хуҗалыгында, озак файдаланыла торган куллану товарлары җитештерүдә активлыкка китереп, нәтиҗәдә тулай продуктны һәм илдәге эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен үстерә.

Тармакның барлыкка килүе

Төзелеш оешмаларын үстерүне камилләштерү проблемасы, конкурентлылык сәләтен һәм алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатында, яңа формалар, методлар һәм идарә итү системаларын эшләү һәм гамәлгә кертү өлкәсендә фәнни һәм гамәли тикшеренүләрне киңәйтергә мәҗбүр итте. «Девелопмент» – шундый тармакларның берсе булып тора.

Россиядә девелопмент – ул күчемсез милек

Инвестицияләр һәм төзелеш өлкәләрендә катнаш эшкуарлык эшчәнлеге юнәлешләреннән базар икътисады торгызылган шартларда аерылып чыккан, чагыштырмача яңа бизнес төре. Тармакның күпкырлы булуы юриспруденция, бизнес һәм инженерия фәннәренең төрле өлкәләрендә күп белүне күздә тота.

Биредә хокук төп роль уйный. Ул бизнеска хезмәт күрсәтә

Бер белем генә җитми

Яхшы белемле яхшы юрист булып калу – безнең өчен аз ул. Бизнес – тере организм, ким дигәндә, һәр биш ел саен базарда үзгәрешләр булып тора. Шуңа күрә бездәге юристлар командасының фикерләү сәләте – сыгылмалы, һәм нәкъ шул сыгылмалылык үзлеге безгә югары нәтиҗәлелек турында сөйләү мөмкинлеген бирә дә инде.

Еллар дәвамында тупланган тәҗрибә, башыннан алып ахырына кадәр катлаулы алыш-бирешләрдә катнашып, шулай ук проектларның аерым этаплары буенча да клиентларга консультация ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә.


Белгеч

Извините, ваш браузер не поддерживается